Рус | Тат | Инг

“Иске Татар бистәсе” Арт-Резиденциясы Казан мэриясы ярдәме белән барлыкка килде.

Арт-Резиденция сәнгатьнең төрле өлкәләрендә иҗат итүче рәссамнарга, язучыларга һ.б. Казанда яшәү һәм Казан шәһәре, Татарстан Республикасы тарихына, бүгенге торышына бәйле сәнгать әсәрләре иҗат итү өчен грант тәкъдим итә.

Казан әдәбият белән бик тыгыз бәйләнгән шәһәр. Казанда ЛевТолстой иҗатын башлап җибәргән. Тукай, Гарифбәк, Касыйм Шәех, Мәҗит Гафури, Муса Җәлил, Һади Такташ, Фатих Әмирхан, Әмирхан Еники, Габдрахман Әпсәләмов, Максим Горький, Сергей Аксаков, Петр Мельников-Печерский, Велимир Хлебников шәһәребездә яшәп нәфис әдәбиятны баетканнар. Казанның йортлары, урамнары, бакчалары, мәйданнары роман, хикәя, шигырьләргә үтеп кереп, төп каһарманнарына әверелгән. Грант алып “Иске Татар бистәсе” Арт-Резиденциясында яшәүчеләр Казан сурәтен матур әдәбият келәменә тукып кертү эшен дәвам итә алачаклар.

Грант сәнгать эшлеклесе куйган бурычның катлаулыгына карап 1 атнадан 2 айга кадәр бирелә.

Гаризаларыгызны көтеп калабыз. Гаризада арт-резиденцияда башкарачак эшегезнең темасын тәфсилләп аңлатуыгыз сорала. Шулай ук үзегез, тормыш юлыгыз турында мәгълүмат, иҗади эшләрегез һәм казанышларыгызны да санап үтүегез кирәк.

Грантка гаризаны сайттагы форманы тутырып, яки : info@artresidence-kazan.ru e-mailына язып җибәрәсе.


Казан Россия шәһәрләре арасында үзенчәлекле урын алып тора. Нәкъ бездә берничә цивилизация очраша. Казанда ике төрле галәм, дини һәм мәдәни гореф-гадәтләре төрле булса да берләшә һәм дус яши: Россияның Ауропа һәм Азия өлеше.

Казандагы арт-резиденцияның беренчеләрдән булып ачылуына шаккатасы юк. Мәдәниятләр кисешендә барлыкка килгән иҗади эш, Тукай әйтмешли: “...бик юмарт китерер җимеш”.